Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле Бөтенроссия фестиваль-конкурсында җиңүче булды

Татарстанның Мөслим муниципаль районы мәдәният йортының «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле 2021 елда үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында җиңүче булды.


2021 елда грантлар алу өчен Россия Федерациясенең 84 төбәгеннән 263 коллектив гариза биргән. Фестиваль лауреатлары «Мәдәният» милли проекты үз эшчәнлеген үстерүгә 2 млн. сум күләмендә грант алачаклар һәм 2021 елның декабрендә Мәскәүдә узачак йомгаклау гала-концертта катнашачаклар.
Фестиваль-конкурсны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев