Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәскәүдән Казанга төзелүче яңа юлны "Иван Грозный" дип атарга тәкъдим итәләр

Мәскәүдән Казанга төзелүче яңа юлны "Иван Грозный" дип атарга тәкъдим итәләр

Мәскәү-Казан М-12 трассасына исем сайлау бәйгесенә 200дән артык тәкъдим килгән. Беренче бишлектә "Иван Грозный" атамасы да бар.

"Автодор" дәүләт ширкәте социаль челтәрдә Мәскәү-Казан юлына исем сайлау бәйгесенең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Бу нисбәттән 200дән артык тәкъдим килгән, шуларның бишесе күбрәк тавыш җыйган. Беренче бишлеккә "Казан", "Евразия", "Восток", "Кама", "Иван Грозный" атамалары кергән.

Ләкин бу бишлектән "Казан" һәм "Восток" исемнәре төшеп кала, диелгән хәбәрдә. "Казан" атамасы туры килми, чөнки юлны Казан шәһәреннән соң Екатеринбурга таба озайтырга ниятлиләр. "Восток" исеме белән элегрәк Хабаровскидан Находкага таба баручы А-375 трассасы аталган.

"Евразия" дигән матур исем яңа трассага барыннан да ныграк туры килә, чөнки М-12 Европа-Төньяк Кытай халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак һәм Европа белән Азияне тоташтырачак”, дип белдерә "Автодор" вәкилләре.

"Иван Грозный" атамасы туры килер иде дә, тик алай атар өчен юлның Казаннан соң Екатеринбурга түгел, ә Әстерханга таба китүе кирәк", дип шаярткан социаль челтәр кулланучыларының берсе комментарларда.

Мәскәүне Казан белән тоташтыручы яңа трассаны 2027 елга салып бетерергә ниятлиләр. Аны төзү 612 миллиард сумга төшәчәк.

 

Азатлык 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев