Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөхтәсибәтләрдә гает уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре һәм Корбан-туйлар уза

Татарстан район һәм шәһәрләрендә Корбан гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре уза.

Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре аларны парклар һәм мәчетләр янында оештыра. Бәйрәм чараларына килүчеләрне бәйге-викториналар, эстафеталар, милли уеннар һәм спорт ярышлары каршы ала, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары каралган. Чараларның күпчелеген балалар өчен төзелгән махсус программалар тәшкил итә. Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәмнәре Казан, Лениногорск, Әлмәт, Мөслим, Әлки, Чирмешән, Кукмара, Алабуга, Менделеев мөхтәсибәтләрендә үтте инде, ә менә Балтач, Мамадыш, Чүпрәле, Баулы, Балык бистәсе районнарында зур чаралар әле якынлашып килүче ял көннәрендә генә үтәчәк.

20 июльдә Мөслимдә "Кояшлы Ык" ял паркында Коръән укып, Корбан бәйрәме чаралары үтте. Программа буенча балалар чыгышлары, котлаулар булды. Ир-атлар көрәш, аркан тарту, кул көрәше кебек ярышларда көч сынашты. Ханымнар чүлмәк ватты, бәрәңге чистартты, викторина вакытында гыйлемнәрен тикшерде. Малайлар һәм кыз балалар өчен кызыклы уеннар уздырылды. Килгән кунаклар корбан итеннән пешерелгән пылау һәм карабодай белән сыйлана алды. 

Бу матур чараны уздыруда көч керткән һәмма кешегә, Аллаһы Тәгалә саулык, йорт-җирләренә иминлек, тормышына бәрәкәт бирсен һәм мәңгелектә Җәннәт белән сөендерсен.

Мисал өчен, 21 июль көнне Алабуга Җәмигъ мәчетендә Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уеннар, конкурслар әзерләнгән иде. Катнашучыларга бүләкләр, күчтәнәчләр бирелде. Шулай ук бу бәйрәмдә сату нокталары эшләде, теләүчеләр баллы мамык, поп-корн, кислород коктейле, баллы ризыклар сатып алды. Балалар өчен батут, карусельләр эшләде, ахырдан корбан итеннән пешерелгән пылау таратылды. Катнашучылар арасында хәтта Чаллы, Түбән Камадан килүчеләр дә бар иде. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, кызлар һәм малайлар өчен уеннар аерым үтте.

Кичә кич Менделеев шәһәрендә “Корбан-туй” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмне Рузил Ихсанов алып барды. Уеннарны Тойма, Песәй авыллары мәдәният хезмәткәрләре оештырды, Менделеев шәһәре музее тәмле чәй һәм бәлешләр белән сыйлады.

24 июль көнне Мамадыш районы Яңа Комазан авылында район мөселман сабантуе, 25 июльдә Баулы шәһәренең “Нефтьче” стадионында шәһәркүләм бәйрәм, Балык бистәсе районы Тәберде Чаллы авылында гаилә бәйрәме, Балтач районы Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабантуе узачак.

 

ДУМ РТ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X