Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөхәммәтшин: Дәүләт Думасына белемле кандидатларны җибәрсәк, халыкның ышанычы арта

Дәүләт Советы рәисе бүген кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына белемле, акыллы, тәҗрибәле кешеләр тәкъдим ителсә, халыкның ышанычы артачак дип саный.

«Халыкның тәкъдимен, теләген исәпкә ала алсак, кандидатлар безнең ышанычны аклар дип уйлыйм. Чөнки алар безнең сәясәтне, телебезне саклый, башкарган эшләребезне тиешенчә күрсәтә алачак», — диде ул журналистларга Казанның 18 мәктәбендә оештырылган сайлау участогында. 

 

 

Татарстанда 2021 елгы Россия Дәүләт Думасы сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү этабы башланды. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алдан тавыш бирү — йомгаклау дигән сүз түгел.

«Ул — алдан сайлауларда актив катнашучыларның теләкләрен белдерү дә. Күбрәк тавыш җыйган кешеләрне 19 сентябрьдәге сайлауларда „Бердәм Россия“ партиясе исемлеге аркылы Дәүләт Думасына тәкъдим итәчәкбез. Моны бик кирәк эш дип табам, чөнки бар яклап кызыксыну бар», — дип сөйләде ул. 

 

 

Дәүләт Советы рәисе алдан тавыш бирүне «Бердәм Россия» партиясе бөтен ил буенча оештырганын, бүген халык иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр участокка килеп яки онлайн тавыш бирә алуын да искәртте.

«Россиянең 42 субъекты онлайн тавыш бирүдән тыш, участокка барып тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды. Бу — авыл җирлекләрендә торучыларга да яхшы, кешеләр тавыш бирү участогына килеп, танышлары белән күрешә, бу үзенә күрә алар өчен бәйрәмгә әйләнә», — дип өстәде ул. 

 

 

Бюллетеньнәр республика һәм партиясе бюджеты хисабына рус һәм татар телләрендә бастырылган. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев