Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең программасы билгеле

Бу сезонның Нәҗип Җиһанов исемендәге Татар музыкасы фестивале концертлары 2022 елның 9, 12 һәм 16 февраль көннәрендә үтә.

Быел «Мирас» Татар музыкасы фестивале концертларының берсе Идел Болгарының Ислам кабул итүенә 1100 еллыгына багышлана. Фестиваль программасы ТР Симфоник оркестр сайтына урнаштырылган.

Бу сезонның Нәҗип Җиһанов исемендәге Татар музыкасы фестивале концертлары 2022 елның 9, 12 һәм 16 февраль көннәрендә үтә.

Концертларның беренчесе күренекле татар композиторы Мансур Мозаффаровның 120 еллыгына багышлана. Программада — композиторның татар темаларына увертюралары, «Галиябану» операсыннан күренешләр, Мулланур Вахитов истәлегенә симфоник поэмасы, башка зур күләмле әсәрләре белән бергә җырлары да яңгыраячак. Дирижер — Ринат Халитов.

Идел Болгарының Ислам кабул итүенә 1100 еллыгына багышланган икенче концертта Латыйф Хәмидинең «Казах вальсын», Мәсгудә Шәмсетдиновның Симфоник циклын һәм башкаларны тыңларга мөмкин. Дирижер — Айрат Ишморатов.

Өченче концерт ТР һәм РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның 65 еллыгына багышлана. Оркестр композиторның симфоник әсәрләре һәм җырларыннан торган программа әзерли. Дирижер — Айрат Кашаев.

Концертлар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтә. Фестивальнең арт-директоры — Вадим Дулат-Алеев.  

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев