Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте

Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында Минзәлә татар дәүләт драма театрына нигез салып, аны 30 елдан артык җитәкләгән Сабир Өметбаев хөрмәтенә бюст ачылды.

Аны театрның хәзерге коллективы Өметбаевның туган авылына бүләк итте. Чарада район җитәкчелеге, театрның директоры Илнур Гайниев, 25 кешедән торган труппа һәм күпсанлы авыл халкы катнашты.

"Безнең өчен монда килеп, бюст ачу бик мөһим, чөнки Сабир Өметбаевның татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның хәтерен без киләчәк буынга җиткерергә тиеш, нәкь менә ул кечкенә генә авыл театрын республикага гына түгел, бөтен илгә танытты. Авыл халкы үзенең бөек улын белә һәм хәтерендә тота, бу безнең өчен зур шатлык", - дип белдерде бюст ачылышында Илнур Гайниев. Шулай ук ул әлеге эштә Олы Кариле мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллинның өлеше зур икәнлеген дә искәртте. Аның тәкъдиме белән клубка 2016 елда Сабир Өметбаев исеме бирелгән, әлеге бюстны урнаштыру артыннан да иң беренчеләрдән булып ул йөри башлаган.

“Сабир Өметбаев татарның бөек улы, шулай ук тумышы белән безнең районнан булган Туфан ага Миңнуллинның укытучысы булган. Нәкъ менә ул аны театр дөньясына алып кереп китеп, пьесалар иҗат итәргә өйрәткән. Сабир Өметбаевның татар мәдәнияте үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп тә булмый. Бүген без аның бюстын ачабыз, киләчәктә монда легендар авылдашыбыз хөрмәтенә парк та барлыкка килер дигән өметебез бар”, – диде Илсур Кәримуллин үзе.

Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина белдерүенчә, Олы Кариле авылы халкы гына түгел, бөтен район үзенең легендар шәхесе белән горурлана. “Сабир Өметбаев үз заманасы өчен көчле герой булган, театр ачкан, аны үстергән, күп кенә дәрәҗәле исемнәр алган. Әле дә Минзәлә театры ул керткән кагыйдәләр һәм нигезләр буенча эш алып бара. Әлеге бюст районыбызда урнаштырылганның икенчесе, без инде бөек шәхесебезнең туган авылына бирелгән әлеге бүләк өчен Минзәлә театрына бик рәхмәтле. Ул үзе, аның эшләре киләчәк буын өчен үрнәк булыр дип уйлыйбыз”,– диде Сороковнина.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры быел үзенең 85 еллык юбилеен да билгеләп үтә. Шул хөрмәттән дә, гомумән, театрга нигез салучыны искә алу йөзеннән артистлар аның туган авылына спектакль дә бүләк иттеләр. Тамашачылар хозурына "Онытмаска иде үткәнне" һәм "Ташлап китмә" әсәрләре тәкьдим ителде.

Сабир Өметбаев Минзәлә театрын 1935 елда оештыра һәм 33 ел дәвамында аның җитәкчесе була. 1939 елда ул СССРдагы йөзләгән театр арасыннан иң яхшысы дип таныла. Әлеге бөтенсоюз конкурста җиңгән өчен коллективка “ГАЗ” йөк ташу машинасы бүләк итәләр. Сабир Өметбаев та, шулай ук башка күп кенә артистлар да шула автомбильгә төялеп, 1941 елда фронтка китәләр. 1957 елда

Минзәлә театры Мәскүдә узучы Татарстан декадасында республиканы тәкъдим итүче бердәнбер коллектив була. Шуннан соң аңа дәүләт статусы бирелә.

 

 

 

 

 

Рәсим Хаҗиев

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X