Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Миңнеханов: Дәүләт заказында эшчеләрнең конкурентлы хезмәт хакы исәпкә алынырга тиеш

Мондый фикерне бүген республика җитәкчесе Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу нәтиҗәләрен шәрехләп әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт заказында эшчеләрнең конкурентлы хезмәт хакы исәпкә алынырга тиеш, дип саный.

Мондый фикерне бүген республика җитәкчесе журналистларга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашу нәтиҗәләрен шәрехләп әйтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мантуров белән сөйләшүләр барышында «көн кадагындагы мәсьәләләр» буенча фикер алышканнар. «Ул безне ишетте», — диде Татарстан Президенты.

«Без эш урыннары турында сөйлибез, ә эш урыннары — беренчедән, югары квалификация һәм түләү. Дәүләт заказлары бүгенге көндә конкурентлы булган түләү фондын исәпкә алмаса, әлбәттә, безгә кыен булачак. Һәм безнең машиналарны экспортка җибәрү, башка мәсьәләләр буенча (сораулар куелган — Т-и иск.). Барлык мәсьәләләр буенча да фикер алыштык», — диде Миңнеханов.

Ул министрга Татарстандагы проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Республика (үсешкә Т-и иск.) йөз тота. Ярдәм тулысынча күрсәтелә. Һәм без алга таба да бергә эшләячәкбез», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанга эш визиты белән килде, бу хакта алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде. 

 

Елена Рощупкина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев