Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Милли шура утырышында 2021 елдагы проектларга йомгак ясадылар

«Пандемия шартлары чаралар уздыруны шактый катлауландырса да, җанисәп күпчелек төбәкләрдә татарларны активлаштырды», — диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессында Милли шура утырышта быел тормышка ашырылган проектларга хисап тотты һәм киләчәктә башкарылачак эшләр турында фикер алышты.

«Үзәк орган буларак, киләсе елга үтәлергә тиешле чаралар исемлеген үзебез тәкъдим иттек һәм өлкә, чит илләрдә оешмалардагы җитәкчеләрдән планнарын алып, уртак план төзедек. Планны һәр җитәкчегә җибәрдек. Соңгы елларда пандемия булу сәбәпле, планга үзгәрешләр кертелде. Онлайн һәм офлайн форматларда эшләдек», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев. 

 

 

Аның әйтүенчә, киләсе елда Милли шура эшчәнлеге Идел буе, Урал, Себер, Көньяк, Үзәк, Төньяк-көнбатыш, Ерак Көнчыгыш федераль округларда башланачак. «2022 елда „Без- бергә, безнең көч — бердәмлектә“ шигаре нигезендә эшләячәкбез. Июль азагы, август башында Милли шураның VIII съезды булачак, анда шура рәисе, әгъзалары сайланачак. Шушы чараларга ныклап әзерләнәчәкбез», — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бу ел татар халкы өчен вакыйгаларга бай булуын әйтте. «Бу ел сынаулар елы да булды. Фәрит Гыйбатдинов, Ирек Сабиров, Фәндәс Сафиуллин, Надир Дәүләт, Бехзат Акташ һ.б. китүе татар дөньясын тетрәндерде. Алар эшчәнлеге белән җирле оешмаларына гына түгел, барлык татар дөньясына зур йогынты ясаган шәхесләр», — диде ул. 

 

 

Данис Шакиров бу елның иң мөһим вакыйгасы дип халык санын исәпкә алу кампаниясен атады. «Без аны бердәм булып, уңышлы уздырдык. Таяну көчебез татар оешмалары, аларның җитәкчеләре, активистлар иде. Пандемия шартлары чаралар уздыруны шактый катлауландырса да, җанисәп күпчелек төбәкләрдә татарларны активлаштырды», — дип бәяләде ул.

Шакиров төбәктә татар җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләрнең уңай хәл ителүен билгеләп үтте. «Мәсәлән, Якутиядә татар оешмасына офис бүлеп бирелде, Новосибирскта татар үзәге, Бурятиядә татар йорты, Санкт-Петербургта татар мәдәнияте үзәге ачылды, Ростов-Донда татар мәдәнияте үзәгенә бина бирелде, Омск өлкәсе Болшеречье районында татар зиратына җир бүлеп бирелде», — ди ул.

Спикер олы яшьтәге оешма җитәкчеләренә үзләренә алмаш мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген искәртте. «Яшьләрне эшчәнлеккә кертеп җибәрү мәсьәләсе көн кадагында тора. Хәл итү юлы бер генә — милли лидерларны тәрбияләү, мөһим эшләрне аларга курыкмыйча тапшыру зарур», — диде Башкарма комитеты җитәкчесе.

Очрашуда Милләт җыены, Татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены, «Милли тормыш һәм дин» — Бөтенроссия дин әһелләре форумы, Болгар җыены, Сабантуй һ.б. чараларны атадылар. Планда 400гә якын чара кертелгән булган, шуларның 300дән артыгы офлайн узган. 

 

 

Милли шура утырышы әгъзаларына киләсе елда үткәреләчәк план документы бирелде. Алар 10 көн дәвамында танышып чыгып, тәкъдим-фикерләрен әйтергә тиеш булачак. Шулай ук киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы һәм Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәге әйтелде. «Бу чараларга әзерлек быел ук башланды. Без аны тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиеш», — диде Данис Шакиров. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев