Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Милли шура рәисе имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады

Васил Шәйхразиев җанисәп алдыннан дин әһелләренең дә үзләреннән кертә ала торган өлеше турында әйтте.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтенроссия халык санын алу алдыннан дин әһелләренең дә вәгазьләрдә татар теле, милләтенә игътибар итүләрен сорады.

«Мәчетләр аша да барып җитәргә телибез. Кайбер өлкәләрдә мәчетләр шундый күп. Һәр имам, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре шундый бурыч куеп, мәчетләрдә көн саен вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итеп, гаиләләргә безнең утырышлар турында җиткерүләрен сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев, шулай ук, Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап шагыйрь, җырчылар, язучылар, композиторлар, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләрдән торган төркемнәр җибәрелә башлаячагын әйтте. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев