Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Милли музей фондларында Зәки Нуриның Гагарин очышы көнне язган шигыре саклана (ЭКСКЛЮЗИВ)

Бу кулъязма Милли музей фондларында ГМТР.120740 шифры белән саклана.

Зәки Нуриның Гагарин очышы көнне язган шигыре белән Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина таныштырды.

 

 

"Чын әкият"


Куаныштык Җирдән без карап
Язның зәңгәр күген.
Һәм әйттек без: – Күктән өскәрәк
Кеше менде бүген!
Җиргә кайтты совет кешесе
Космик сәлам белән.
Сөйләшәбез кулар кысышып.
Бөек галәм белән:
– Сиңа менде минем туганым,
Минем илдаш менде.
Чын әкиятнең бездә туганын
Бөтен дөнья белде!


Зәки Нури
12 апрель, 1961 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев