Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

Номинацияләрдә беренче урын алучыга 100 мең, икенчегә 70, өченчегә 50 мең сум акча бирелде.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында Буа шәһәренең «Нурчыклар» мультипликацион студиясе, «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә «Күренмәс» фильмы белән Сарман районы «Җәлил» кинотеатры, «Балалар өчен тәрбиячеләр ясаган компьютер уеннары» номинациясендә Чаллының «Шаянкай» балалар бакчасы җиңде.

Мәктәп укучылары һәм төрле студияләргә йөрүчеләр татар телендә компьютер уеннарын да тәкъдим итте. Чаллының «Замана» театр берләшмәсе ясаган уен иң яхшысы дип табылды.

Моннан тыш, тантанада «Балалар фольклоры» һәм «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар телеканалында «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Һәр номинациядә беренче урынга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченче урынга 50 мең бирелде. 

 

Гадел Әхмәтҗанов

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев