Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәгъзүм Сәлахов: Төрки телләр арасында татар теле — язма һәм сөйләм тел өчен иң уңае

Казанда «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хоккый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов төрки телләр арасында татар теле язма һәм сөйләм тел өчен иң уңайлысы булганын билгеләп узды.

«Бу лингвистлар казанышы. Алар 200 ел тел мәсьәләләре белән шөгыльләнгән», — диде ул «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә. 

Ул телне саклауның төп шарты аның төрле өлкәләрдә кулланышы булганын искәртте. «Телне саклауның төп шарты — аның киңкырлы гамәлдә булуы. Күп халыклар телен саклап калуны кайгырта, шул исәптән татарлар да. Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклап калу республиканың социомәдәни ихтыяҗлары рәтенә керә», — диде.

Мәгъзүм Сәлахов әйтүенчә, соңгы вакытта туган телләрне саклау һәм үстерү халыкларның үзләре өчен генә түгел, дөньякүләм фәндә беренче урындагы проблема. «Дөньяда хәзер 7 меңләп тел, галимнәр фикере буенча, 100 елдан 6 меңгә якын тел юкка чыгачак. Галимнәр кайчак ялгыша, ләкин шундый тенденция бар. Тел саклансын өчен, шушы телдә сөйләшүче 100 меңгә якын кеше кирәк», — дип белдерде. 

«Татар теле үсеше Татарстанда академик фән үсеше белән бәйле булды. 3 декабрьдә 100 еллыгы билгеләп үтелде. 100 ел элек татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле буларак игълан ителде. Шулай да татар телен саклау проблемалары бүген дә актуаль», — диде Фәннәр академиясе президенты.  

 

 Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев