Мәдәни җомга

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дистанцион уку кертүне планлаштырмый

Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек китереп чыгаруга чираттагы провокация омтылышы гына дип саныйлар ведомствода.

Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.

«Министрлыкта даими нигездә дистанцион укытуны кертү буенча бернинди планнар да юк. Ә мондый хәбәрләр — социаль киеренкелек китереп чыгару өчен чираттагы провокация омтылышы гына», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә интернетта даими нигездә дистанцион укыту турындаялган хәбәрләр пәйда булган.

«Бүген ата-аналар чаты — аралашу өчен әһәмиятле мохит һәм аларның популярлыгы безнең гражданнарның мәгариф мәсьәләләре белән кызыксынуын яхшы күрсәтә. Ләкин анда, билгеле сәбәпләр буенча, шушындый имеш-мимешләр барлыкка килергә мөмкин. Безнең кайнар элемтә белгечләре һәм экспертлары һәрвакыт элемтәдә, шулай ук безнең мәгълүмати ресурслар актуаль һәм тикшерелгән мәгълүмат белән һәрвакыт тулыланып тора», — диде мәгариф министры Сергей Кравцов.  

 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: