Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөфти компьютер шрифтлы Коръән басмасының ни өчен Төркиядә эшләнгәнен аңлатты

Хәзер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә шәкертләр иске имләне өйрәнә, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының ни сәбәпле Төркидә эшләнгәнен аңлатты.

«Безнең арада шундый галимнәр булмагач, без Төркиягә мөрәҗәгать иттек. Бу шрифт безнең иске басмага нигезләнгән. Анда яңа әйберләр уйлап чыгарылмаган. Карасагыз, шул ук әйбер килеп чыкты. Аллага шөкер, ул безнеке. Башка халыклар аны кулланса, тагын яхшырак. Төрекләр, үзбәкләр безне кабул иткәч, шәп бит», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуына. 

 

 

Ул хәзерге көндә шәкертләрнең иске имләне өйрәнүләрен әйтте. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «Иске имлә» дигән дәрес бар. Бөтен шәкертләребез иске имләне өйрәнә, укый алалар, Аллага шөкер», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

* Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды. Әлеге шрифтны Төркиянең Мәрмәрә университетының «Илаһият (шәригать)» факультеты деканы, доктор Мөхәммәд Абай төзегән.
* Басма дөньякүләм стандартларга туры киләчәк. Ул киләсе ел башында Интернетта ачык кулланылышта чыгачак. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев