Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Метро төзелеше тукталды: башка станцияләр булырмы?

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Казан метросындагы икенче линиянең төзелешен туктатты.

Сүз “Фучик” станциясеннән “Сахаров” станциясе кадәрге юл турында бара. Җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен “Казметройстрой”га 60 тәүлек вакыт бирелгән.

Тикшерү эшләре барышында объекттагы төзелеш-монтаж эшләренең рөхсәтсез башкарылуы ачыкланган. Моннан тыш, техник заказ бирүче проект документациясен расламаган булган. 

Метро төзелешендә быел кыш көне дә җитешсезлекләр ачыкланган иде инде. “Казметрострой” акционерлык җәмгыятенә карата эшчәнлекне вакытлыча туктату турында беркетмә чыгарылды. Әмма соңрак ТР Арбитраж суды аны 250 мең сум күләмендәге штрафка алмаштырды.
 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X