Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәдәният министры Ирада Әюпова: "Безнең балалар традицион уеннар уйнаса, без аларны гаджетлардан аерачакбыз һәм чын дөньяга кайтарачакбыз!"

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә мәдәният учреждениеләрендә тематик чаралар узды.

1 июнь иртәсе Казан Кремленең Туп сарае мәйданчыгында «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестиваленнән башланды. «UenFest» – ул балаларны халык мәдәнияте, халкыбыз уеннары, җыр-биюләре ярдәмендә тере аралашуга җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект. Бөтен республика буенча 2 000 нән артык уен тамашасы һәм мастер-класслар оештырылды. Катнашучылар үзләренең яраткан традицион уеннарын видеога яздырдылар һәм социаль челтәрләрдә #уенфест хештегы белән уртаклаштылар. «UenFest» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, үсеп килүче буынның тәрбияви процессында уенның мөһимлеген һәм республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатыннан үткәрелә.

Байрәмгә Татарстан районнарыннан 500ләп катнашучы килгән. Балалар белән бергә театр артистлары да уйнады. Алар арасында Камал, Кариев, «Әкият» курчак театры, ТЮЗ артистларын күрергә мөмкин иде.

Үзешчән балалар коллективлары чыгышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин танышты.

Ирада Әюпова шулай ук «UenFest» I Республика фестивале, «Моңлы тамчы» - «Звонкая тамчы» IX Республика балалар фольклор коллективлары фестивале, «Сөйкемле Шүрәле» - «Обаятельный Шурале»XI Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасында катнашты. «Әгәр безнең балалар традицион уеннар уйнаса, без аларны гаджетлардан аерачакбыз һәм реаль дөньяга кайтарачакбыз. Безнең уеннарда катнашкан балалар виртуаль дөньяның реаль тормышыбызның чагылышы булуын гына күрделәр диде», — дип билгеләп үтте министр.

Финалга 101 катнашучы чыккан. Фестиваль лауреатлары Әлмәт, Ютазы, Чүпрәле, Саба районы командаларын министр Ирада Әюпова үзе котлады. «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале лауреатлары Мәскәүнең тематик паркларына бара алачак. Алдарак гран-при алучы команда гына тематик паркка юллама белән бүләкләнер дип күзалланган булса да, оештыручылар призлы урыннар алучы командаларны да юллама белән бүләкләргә карар иткән. «Киләсе елга пандемия куркынычы бетсә, җиңүчеләребезне Диснейлендка да җибәрербез», — диде министр фестиваль сәхнәсеннән.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклауның ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев