Мәдәни җомга

Марат Әхмәтов: Тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртүдә Казан һәм Чаллыга өметләнәбез

«Республика районнарында игелекле гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», — ди Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тел белән бәйле вазгыять үзгәрүдә Казан һәм Чаллыга өмет баглавын әйтте. Бу хакта ул Дәүләт Советында комиссия утырышында сөйләде.

«Республиканың муниципаль районнарында игелекле гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», — диде Марат Әхмәтов.

Ул Казан һәм Чаллы хакимиятләре вәкилләренә мөрәҗәгать итте. «Икегез дә комиссия әгъзалары, икегез дә башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, икегезнең дә беренче җитәкчеләрегезгә мөрәҗәгать белән чыктым. Сездән башка тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртә алмаячакбыз. Бу мәсьәләне һәр көн селкетеп торсагыз иде», — дип белдерде. 

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: