Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен карарга теләүче бар кеше дә залга сыймады

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале бара.

Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен Казанда күрергә теләгән тамашачының барысы да карый алмады. Чөнки теләүчеләр Кариев театры залына сыярлык кына түгел иде.

«Көзге сере» спектакле «Нәүрүз» театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Спектакльне фестивальнең рәсми булмаган хедлайнеры дияргә мөмкин. Ул фестивальнең иң зур титуллы спектакле — алты номинациядә «Алтын битлек» фестивале номинанты. 

 

 

Спектакль Казанга «Кече шәһәр театрлары» фестивале аша килде. Быел Чаллыда үткән бу күчмә фестивальдә Татарстаннан ике генә театр — «Мастеровые» һәм Әлмәт театры гына катнашты.

«Көзге сере» спектакле Виталий Губаревның «Алдавыч көзгеләр патшалыгы» («Королевство кривых зеркал») әсәре сюжеты нигезендә куелган. Спектакль өчен пьеса режиссер Антон Федоров заказы буенча язылган. Драматург үзен Арсений Фарятьев дип күрсәткән.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева режиссерга әлеге әкият нигезендә балалар өчен спектакль куярга тәкъдим иткән булган. Күпмедер вакыттан режиссер әкият куярга әзерлеген белдергән, ләкин зурлар өчен сәяси әкият булачагын кисәткән.

Әсәрдә вакыйгалар утызынчы еллар башында бара. Оля үзенең югалган дусты Дима Варламовны эзли. Дусты үзе дә югала, исемлекләрдән дә юкка чыга. 

 

 

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале бара. Фестиваль 11 июньдә ябыла. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев