Мәдәни җомга

Әлки районында үсмер эткә рәхимсезлек кылган өчен хөкем ителде

17 яшьлек малай кечкенә балалар каршында этне җәберләп үтергән

Әлки район суды җанварларга карата рәхимсезлек кылган өчен балигъ булмаган үсмерне хөкем иткән.


Район авылларының берсендә 17 яшьлек үсмер этне сарайга алып кереп рәхимсез төстә  җәберли башлый.  Бичара хайван авыртулардан тилмереп җан бирә. Бигрәк тә аянычы – малай бу кансызлыгын 6-11 яшьләрдәге кечкенә балалар каршында эшли. Суд аны җанварларга карата рәхимсезлек кылуда гаепле дип тапкан һәм 10 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарган. Бу хакта судья ярдәмчесе  Лилия Шәфикова хәбәр итте.

“Хайваннарны җәберләгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. РФ Җинаять кодексының 245 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, җанварларга карата рәхимсезлек кылган өчен 300 мең сумга кадәр штрафка тарту, ике елга кадәр төзәтү эшләренә, биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү яисә 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин”,–ди Лилия Шәфикова.

 

Әлки хәбәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: