Мәдәни җомга

Җәлилчеләр көне

Гадәттәгечә, каһарман Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган көнне алар истәлегенә куелган һәйкәл янына быел да йөзәрләгән халык җыелды.

Тамашачылар саны ярты меңгә җитеп күренгәнгә, әллә быел зур җитәкчеләр дә килә, шулар хөрмәтенә оештыру чаралары ныграк үткәрелдеме икән, дип аптырасак, җыелган халыкның яртысы Казанга килгән туристлар һәм кунаклар икән. Шулай да, баш ияргә кирәк, тантана минутлары үткәнче, аларның берсе дә читкә тайпылмады.

Ә тамаша быел, алдагыларын һич тә кабатламыйча, үтә җанлы узды. Бәйрәмнең сценариен яшь шагыйрәләребез Йолдыз Миңнуллина белән Луиза Янсуар язган. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә юк ителгән 11 кормаш-җәлилчеләрне Г.Кариев исемендәге яшьләр театры артистлары һәм үзләре теләк белдергән яшь патриотларыбыз тасвирлый. Шунысы гаҗәп, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинабыз да шулар арасында. Театрлаштырылган тамашаның бию һәм хәрәкәт өлешләрен шул ук Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла әзерләгән һәм, әлбәттә, афәрин, ул үзе дә яшьләр арасында. Башлары чабып үтерелгән җәлилчеләрнең аяныч язмышларын театрлаштырып тасвирлау, әлбәттә, җиңел түгел, ләкин хореография алымнары да кушылгач, әнә, татар телен бөтенләй дә аңламаган Казан кунакларының да җанына үтеп керә икән бит.

Тамашалар арасындагы өзекләрдә быел да Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, каһарман шагыйрьнең соңгы еллардагы истәлек көннәрен бер дә калдырмыйча Мәскәүдән килеп җитүче кызы Чулпан Җәлилова, халык шагыйре Ренат Харис, Тукай бүләге иясе Газинур Морат, яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова чыгыш ясады. Быелгы истәлек көне яшьләрнең әнә шул театрлаштырылган хәтер тамашасы белән күңелләрдә калды. 

.М.Җәлил музей-фатиры мөдире Н.Фәттахова, В.Имамов, Ч.Җәлилова һәм шагыйрь Р.Аймәт.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: