Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ленар Зарипов Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

Район хакимиятендә Актаныш муниципаль районы Советының утырышы узды. Утырышта Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов та катнашты. Бу хакта Актаныш муниципаль районының матбугат үзәге хәбәр итә.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды: Вәкаләтләреннән азат ителмәгән нигездә Татарстан Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасарын сайлау һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.

Беренче мәсьәлә буенча, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп, «Ташкын» хуҗалыгы рәисе, иң өлкән һәм абруйлы депутатларның берсе Рәүхәт Салихҗанов сайланды. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп депутатлар бер тавыштан Ленар Зариповны сайлады.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев