Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Лапа дружбы» акциясендә казанлылар «Зооцентр» приютындагы этләр өчен 50 кг азык җыйды

Хайваннарның берсе яңа йортлы булды.

Казанның «Крылья Советов» паркында «Лапа дружбы» акциясе узды. Чарада шәһәр халкы «Зооцентр» приютындагы хайваннар белән таныштылар, алар белән уйнадылар һәм күңел ачтылар. Күргәзмәдә өч айдан ике яшькә кадәрге 11 эт тәкъдим ителгән иде, шуларның берсе яңа йортлы булды.

Акция барышында волонтерлар 50 кг азык һәм «Зооцентр» приюты өчен 5 мең сумга якын акча җыйды. Моннан тыш, паркта «Игелек өстәле» оештырылды, анда шәһәр халкы дарулар һәм приютка кирәкле башка әйберләрне калдыра алды, шулай ук «этләр свопы» оештырылды, анда акциядә катнашучылар амуниция, уенчыклар һәм азык белән алмашты. 

Чарада эт асраучыларга приюттагы эт белән уртак тел табу чаралары, йортны аның кайтышына ничек әзерләргә кирәклеге һәм хайванның сәламәтлеге үз-үзен тотышына ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр. Кинолог Регина Мөхәммәтханованың дүрт аяклы дусты белән күрсәтмә чыгышы акциянең тамаша өлеше булды.

«Лапа дружбы» акциясен уздыру Казан өчен матур традициягә әверелде. Июнь аенда әлеге чарада 13 йорт хайваны яңа хуҗаларын тапты. 2021 елда акция барышында казанлылар 38 этне сыендырган. Хәйрия чараларының берсендә Казан Мэры Илсур Метшин үзенә ике айлык көчек алды, аны Аяврик дип атады.

Исегезгә төшерәбез, тиздән яшь эт асраучы мәктәбенең икенче агымы башлана. Дүрт аяклы дус асрарга теләгән казанлылар бер ай дәвамында кинологлар һәм зоопсихологларның лекцияләрен тыңлый һәм мастер-классларда катнаша алачак. Беренче агымда шәһәрнең 25 кешесе белем алды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев