Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кукмарада биш метрлы үгез сыны ясаганнар

Ул сынны да Яшел Үзәндә шундый ук үгез «авторы» Марсель Садыйков ясап куйган.

Кукмарада да Татарстанда иң биек сыннарның берсе — биш метрлы Үгез ясап куйганнар. Ул сынны да Яшел Үзәндә шундый ук үгез «авторы» Марсель Садыйков ясап куйган. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.

Марсель өч-дүрт ел элек үзенең туган авылы Зур Кукмарада кар сыннары ясаганы турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, аның хезмәтен мактап, егетне тагын да рухландырган.

«Быел ел символын Яшел Үзән, Лаеш районнарында ясадык. Аны Кукмарада да ясап куйдык. Туганым да ярдәм итте», — диде оста.

Сынның биеклеге биш метр тәшкил итә. Аны ясау өчен 110 кубометр кар кирәк булды. Өч көн эшләдек. Үгез сынын Кукмараның Туган якны өйрәнү музее янында күрергә мөмкин. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев