Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Коръәннең «Казан басмасы» гарәп массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп иткән

Коръәннең репринт «Казан басмасы»н чыгару гарәп телле массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп иткән.

Мисал өчен, бу хакта хәбәрләр актив рәвештә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары тарата. Электрон газеталар, бөтендөньяга танылган дин галиме, Дубайның Изге Коръәнне әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы шейх Мәъмун ар-Рави сүзләренә сылтама биреп, Шардҗаның Коръәнне өйрәнү үзәгенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигулин тарафыннан Изге Китапның 1803 елда «ташбасма» ысулы белән бастырылган сирәк басманың күчермәсе бүләк ителде, дип хәбәр бирә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайты яза.

Язмаларда шулай ук гарәп үзәгенең генераль сәркатибе Шерзада Абдула Рахман Тахерның «Казан басмасы»ның дөньякүләм ислам мәдәниятендәге бик зур әһәмияткә ия булуы турындагы фикере китерелә. «Казан басмасы» — литография алымы белән бастырылган иң борынгы, сирәк нөсхәләрнең берсе. Ул 1803 елда дөнья күрә һәм татар галимнәре куйган тырышлык нәтиҗәсе булып тора. «Казан басмасы» матур Казан шрифты белән аерылып тора, дип язылган хәбәрдә.

Камил хәзрәтнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөселманнарына җибәргән кыйммәтле бүләге турындагы хәбәрләр «Шарджаньюс», «Альбаян», «Альхалидж», «Альвахданьюс», «ОАЭньюсапп», «Алехбария» һ.б. басмаларда чыкты. Алардагы язмалар репринт «Казан басмасы»ның фотосурәтләре белән бергә урнаштырылган.

  • Билгеле булганча, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм тантаналары кунакларына Коръәннең репринт «Казан басмасы» бүләк ителде. Аны тарату турындагы фикер белән Нәзарәт чыкты. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев