Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Корбан гаетен бәйрәм итү көнендә Казанда җәмәгать транспорты 1:30 сәгатьтән йөри башлаячак

Бәйрәм чаралары 2:30 сәгатьтә иртәнге намаз уку белән башлана.

9 нчы июльдә, мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә, Казанда берничә автобус һәм троллейбус 1:30 сәгатьтән йөри башлаячак.

 

Шулай итеп, Казан мәчетләрендә чаралар уздыру урыннарына кадәр шәһәр халкын 5, 22, 29, 33, 37, 47, 56, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар һәм 1 нче, 2 нче номерлы троллейбуслар йөртәчәк, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм чаралары иртәнге намаз уку белән 2:30 сәгатьтә башлана. 2:35 тән 3:10 га кадәр Коръән укылачак, 3:10 нан 3:40 ка кадәр – бәйрәм вәгазе, 3:41 сәгатьтә – гает намазы. 3:45 сәгатьтә мәчетләрдә гарәп телендә вәгазь, Коръән уку һәм дога кылу, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Корбан чалу йоласы өч көн дәвамында – 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче июль көннәрендә моның өчен махсус билгеләнгән 17 урында оештырыла.

Моннан тыш, 10 нчы июль көнне Казанның Горький исемендәге паркында традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак.

Шулай ук Казанда Кол Шәриф мәчете Корбан гаетенә әзерлек һәм уздыруга бәйле рәвештә 8 нче июльнең 16:00 сәгатеннән 9 нчы июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев