Мәдәни җомга

Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак

Кол Шәриф мәчете 8 июльнең 16:00 сәгатеннән 9 июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 9 июльдә, Корбан бәйрәме көнендә, Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы узачак. Ул 3:10 сәгатьтә башлана.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрдән маршрутны планлаштырганда мәчеткә кертүне чикләүне исәпкә алуны сорыйлар.

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: