Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Киләсе елга Казанда тулысынча пилотсыз метро вагоннары йөри башларга мөмкин

Татарстан Президенты «Трансмашхолдинг» җитәкчелеге белән Казан метросында пилотсыз вагоннар җибәрү проекты турында сөйләште.

Киләсе ел азагына кадәр «Трансмашхолдинг» АҖ Казан метрополитены базасында Россия беренче пилотсыз метро вагоннары эшләтеп җибәрергә әзер. Бу турыда «Трансмашхолдинг» генераль директоры Кирилл Липа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәдә Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләр, аерым алганда, Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

 

 

Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, барысын да 27 сентябрьдә узган Машина төзүчеләр көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә,  «Трансмашхолдинг» — рельс транспорты өчен хәрәкәт составын иң эре җитештерүчеләрнең берсе. Татарстан компания белән берничә ел уңышлы хезмәттәшлек итә, регионда метро, электропоездлар, рельс автобуслары һәм «Трансмашхолдинг» җитештергән трамвайлар файдаланыла.

2020 елның августында узган соңгы очрашу кысаларында уртак эшнең төп юнәлешләре беркетелде — Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләрне үстерү. Моннан тыш, «ТМХ» АҖ, ТР Транспорт министрлыгы, «Метроэлектротранс» МУП, Казан Башкарма комитеты, шулай ук Иннополис махсус икътисади зонасы һәм «КАМАЗ» ГАҖ белгечләре кергән эш төркеме оештырылды. Хәзерге вакытта Казан метросында пилотсыз хәрәкәт оештыру мөмкинлеге карала, диелә бу хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев