Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар телендә яңа проект!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә ачык хореография һәм спорт дәресләре сериясе башланып китә. Күз алдына китерегез, сез паркта: «Күзләрегезне йомыгыз, тирән итеп сулыш алыгыз, тынычланыгыз» – сезнең белән «Яшел фитнес» буенча тренер шөгыльләнә, сез аны тыңлыйсыз һәм сезнең гәүдәгез ял итә...

Яисә башка күренеш: сез үзегез кебек үк кызыксынучан дистәләгән кешеләр арасында паркта. Барыгыз бергә Идел буе халыкларының дәртле биюләрен өйрәнәсез: башкорт, татар, удмурт һәм башка халык биюе…

Казан шәһәре парклары матурланганнан матурлана бара. Алар башкала халкы һәм кунаклары өчен бергә җыелу урыны булып тора. Кызыклы һәм күпсанлы чараларның еш үткәрелүе казанлыларның, шулай ук чараларда катнашу өчен килүчеләрнең парк зоналарында күпләп җыелуының катализаторына әверелә. Монда алар ял итәләр, күңел ачалар, спорт белән шөгыльләнәләр. 

Казан паркларында кызыклы чаралар саны күбәя бара, ә бу үз чиратында паркка йөрүчеләр санын арттыра. Шулай, Казан шәһәре Башкарма комитеты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын тәкъдим итә.

Әлеге проект кысаларында халык биюләре, фламенко, «Яшел фитнес», стретчинг, зумба, импровизацияләнгән джем һәм башка бик күп спорт төрләре тәкъдим ителә. Иң мөһиме, бу проект вакытыгызны гаиләгез белән кызыклы һәм файдалы итеп саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирәчәк һәм сезне үзара тагын да якынайтачак. 

Дәресләр 3 июньнән алып сентябрьгә кадәр шәһәребезнең Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» һәм Фучик урамындагы бульварларда, Горький исемендәге һәм «Черек күл» ял парклары һәм скверларында узачак. Сезне Нурбәк Батулла («Алтын битлек» (2018), Муса Җәлил исемендәге (2019) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты), Чулпан Закирова (Татарстан Республикасының халык артисты, «Казан» муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе), Алсу Мәгъсүмҗанова (Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы һәм халыкара премияләр лауреаты) кебек төрле медиа шәхесләр һәм башка профессионаллар өйрәтәчәк. Ә беренче дәресне йога буенча тренер Ләйсән Бикмуллина белән бергә теле-, радио алып баручы Айваз Садыров үткәрәчәк. Үз эшенең иң яхшы осталарыннан дәресләр алып калу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!

Бүгеннән үк «Яшел фитнес» өчен келәмнәр, биюләр өчен читекләр әзерләп куерга ашыгыгыз һәм паркларга чакыру көтегез. Тиздән без бөтен шәһәрне дәртле биюләргә күмәчәкбез! 

Шулай итеп, беренче чара – мускулларны тарттыру өчен күнегүләргә сез бу пәнҗешәмбе, 19:00 сәгатьтә, Түбән Кабан күле яр буе мәйданчыгына, ягъни Камал театры янында урнашкан Палубага килә аласыз. Барыбызга да матур, сәламәт җәйләр! 

 

 

Казан Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев