Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

КФУ чит ил абитуриентлары саны буенча Россия югары уку йортлары өчлегенә керде

Институтка чит илдә яшәүчеләрдән 10 мең 939 гариза килгән.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Мәгълүмат Росхезмәттәшлекнең электрон системаларын кулланып, абитуриентлар тарафыннан бирелгән гаризалар саны турындагы мәгълүматларга нигезләнгән.

Статистика күрсәткәнчә, Россия вузлары арасында чит ил студентлары саны буенча Казан федераль университеты өченче урынны били. Институтка чит илдә яшәүчеләрдән 10 мең 939 гариза килгән. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев