Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казансу елгасы яр буе нинди булыр?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бик зур эш башкарылган. «Бик яхшы проект килеп чыккан, - диде ул. – Территорияләрне тулаем аңлауга ирешелгән. Бу документ юл картасы булырга мөмкин». Президент фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру этапларын финанс чараларына бәйле рәвештә билгеләү мөһим.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасы яр буен үсетрү стратегиясе проектын тәкъдим иттеләр. Стратегияне архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучыларны берсе Эдуард Моро күрсәтте. Проект 2020-2030 еллар чорына елга яр буйлары территорияләрен үстерүне, яр буе паркларының Казанны тотрыклы үстерү өчен икътисадый һәм мәгариф ресурсы булырлык эре экосистема булдыруны күз алдынды тота.  Мисал итеп Торонто (Канада) шәһәренең Rouge Natinal Urban Park илкүләм паркы китерелде, анда 4600 гектарда походлар, тау прогулкалары һәм көймәләрдә ишү белән шөгыльләнү өчен күптөрле һәм уникаль табигать ландшафты урнашкан икән. Казансуны үстерү стратегиясе шәһәр кешеләре өчен су буенда актив һәм сәламәт ял итүнең яңа сценарийларын формалаштырыла. Проект белән kazanka.tatar онлайн платформасында танышырга мөмкин – монда фикер алышырга була, бүгенгә 600дән артык тәкъдим кергән. Эдуард Моро хәбәр иткәнчә, стратегиянең төп элементлары – 1536 гектардагы яңа территорияләрдә 12 яңа парк, 150ләп яңа һәм яңартылган җәяүлеләр маршрутлары булдыру. Эдуард Моро 12 парк булдыру концепциясен җентекләп тәкъдим итте. Бу –  «Иске Казансу» паркы, «Манзара» паркы, «Казансу буенда бакчалар» паркы, Фестиваль кварталы, белемнәр паркы, спорт паркы, «Урам» паркы, Рус-немец Швейцариясе территориясендә яр буе экопаркы, Савиново паркы, «Казансу култыгы» паркы, «Су аланы» экопаркы, биш елга паркы.  Эдуард Моро билгеләп үткәнчә, Зәңгәр күлләр һәм Биш елга паркы территорияләре базасында эшләнгән "Татарстан көзгеләре" туризм-рекреация кластеры проекты Россия буенча иң яхшы проектларның ТОП-30на кергән. Проектны мәкъдим итү барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бик зур эш башкарылган. «Бик яхшы проект килеп чыккан, - диде ул. – Территорияләрне тулаем аңлауга ирешелгән. Бу документ юл картасы булырга мөмкин». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру этапларын финанс чараларына бәйле рәвештә билгеләү мөһим.  Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев