Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казансу буенда Әлфис Кыямов җырын ишетеп, кызы Айгөл елап җибәрде

“Шәһри Казан” журналисты Эльвира Шакирова гаҗәеп хәлнең шахиты булды.

Шушы очраклы хәлдән соң, могҗизаларның барлыгына тагын бер кат инандым.

Җәйнең соңгы көннәре. Һава торышы матур. Озак уйлап тормыйча, “Кызлар Пати” кызлары белән сөйләштек тә, Казансу Яр буена йөрергә чыктык. Без гел шулай күрешеп, аралашып торырга тырышабыз.

Әлфис абый Кыямовның кызы Айгөл (Татарстанның атказанган артисты, биюче) белән әкрен генә сөйләшеп барганда, таныш көй ишетеп туктадык. Яр буенда фортепианода бер егет Әлфис абыйның “Кил син” җырын уйный иде. Шаккаттык һәм сокландык! Казан уртасында татар егете татар көен уйный! Янына барып, Айгөлнең Әлфис абый кызы булуын әйттек. Ул безгә караганда да ныграк шаккатты. Бергә җырлашканнан соң, фотога төшеп саубуллаштык.


Айгөлнең хис-кичерешләрен күрсәгез! Ул шатланды да, дулкынланды да. Дустыбыз өчен сөенеп, үзебезнең дә күзләр яшьләнде. “Көтелмәгән хәл, ләкин күңелемә рәхәт булды”, - ди ул. Ә теге егет “Кил син”не уйнаганда, мәрхүмнең кызын күрермен дип уйладымы икән?  Уйнагыз татар көйләрен! Җырлагыз татар җырларын! Могҗизалар бар ул!
 

Эльвира ШАКИРОВА
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев