Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Совет районындагы кайбер йортларда тәүлек буена диярлек суны сүндерәчәкләр

Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше участогында суүткәргечне күчерү эшләре белән бәйле.

28 нче июньдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бирү туктатылачак. Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше урынында суүткәргечне күчерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә.

 

28 нче июньнең 9:00 сәгатеннән 29 нчы июньнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:

Глушко ур., 7 корп.1, 9 корп.1, 9 корп.2, 9а;

Зәкиев ур., 41, 41а, 41б;

Кайбыч ур., 1, 2, 3, 4, 4а, 4а/1, 5, 6, 6а, 7, 8, 11, 12, 12 корп.1, 15;

Сахаров ур., 6, 8, 10, 12, 12а, 12а/1, 12а/2, 14а, 16, 16а, 16б, 16б корп.1.

Су белән автоцистерналар халыктан кергән гаризалар буенча урнаштырылачак, шалтыратулар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев