Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Идел буе районында илдә беренче кондуктив балалар бакчасы ачу планлаштырыла

ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин «Игелекле Казан» ярдәме белән хәйриячеләрне эшкә җәлеп итәргә кушты.

 Быел Казанның Идел буе районында илдә беренче «Все сам» кондуктив балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Мәктәпкәчә учреждениегә үзәк нерв системасы эше бозылган 3-7 яшьлек балалар йөри ала, биредә алар белгеч-кондуктологлар ярдәмендә үз күнекмәләрен үстерәчәкләр. Казан Мэры Илсур Метшин булачак балалар бакчасы бинасын карап чыкты. Шәһәр башлыгы «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән барлык хәйриячеләрне дә җәлеп итәргә кушты.

 

 «Кондуктив педагогика бөтен гаилә тормышын үзгәртә»

 

Кондуктив балалар бакчасы Гарифьянов ур., 25 адресы буенча 220 кв. м мәйданлы бинада урнашкан. 2019 ел ахырында шәһәр Башкарма комитеты тәүләүсез куллану нигезендә буш торган әлеге бинаны Казан активисты Илья Школьниковка – үзе дә үзенчәлекле бала тәрбияләүчегә тапшырган иде. «Мин – үзенчәлекле бала атасы. Реабилитациянең барлык тәкъдим ителгән методикалары безгә туры килмәде, һәм без хатыным белән кечкенә генә тернәкләндерү үзәге ачтык, анда үзенчәлекле балалар белән эшләү буенча белгечләрне чакырдык. Аерым алганда, Израильдән табиб, белгеч-кондуктолог Ида Игра килгән иде, ул безгә Казанда үзебезгә шундый балалар бакчасы ачарга тәкъдим итте», - дип сөйләде Илья Школьников.

Илсур Метшин активистлар ярдәме белән Казанда перспектив проектлар гамәлгә ашырыла дип ассызыклады. «Без хәзер мөмкинлекләре чикләнгән балаларны адаптацияләү һәм үстерү буенча системалы эш алып барабыз, һәм сезнең кебек активистлар да бу эштә булышалар», – диде ул.

 

 

Кондуктив педагогика – балаларны тернәкләндерү алымнарының берсе, ул хәрәкәт итү, сөйләм һәм психик функцияләрне яңадан торгызуны үз эченә ала, ягъни реабилитолог баланы кул-аякларын хәрәкәтләндерергә өйрәтә, ә кондуктолог – йөрергә, ашарга һәм башка күп нәрсәләргә. «Кондуктив педагогика бөтен гаилә тормышын үзгәртә, үзенчәлекле бала күнекмәләрен үстерү нәтиҗәсендә аның әнисе үзенә дә вакыт таба, бу аеруча мөһим», – дип сөйләде Илья Школьников.

Европада кондуктив педагогика 70 еллап гамәлдә, әмма Россиядә бу юнәлеш популяр түгел. Активист сүзләренә караганда, илдә белгечләр юк. «Әлеге методика Венгриядә барлыкка килгән, аннары аны башка илләр дә үзләрендә куллана башлаган, кызганычка каршы, безнең илдә кондуктологларны өйрәтмиләр, ә чит илдә укырга бөтен кешенең дә мөмкинлеге юк», – дип хәбәр итте проект авторы.

 

Балалар бакчасына 3-7 яшьлек 24 бала йөри ала

 

Балалар бакчасында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 6 баладан торган өч төркем ачылачак, акрынлап тәрбияләнүчеләр санын арттыру планлаштырыла. Уку йортының максималь сыйдырышлыгы 24 бала тәшкил итәчәк. Башта балалар мәктәпкәчә учреждениедә 4 сәгатькә калачак, аннары балалар бакчасында булу вакыты 8-9 сәгатькә кадәр арттырылачак.

Тәрбияләнүчеләр белән 14 белгеч-кондуктолог шөгыльләнәчәк, алар Европа белгечләреннән белем алачак. Илья Школьников балалар бакчасы өчен кадрларны берничә этаптан мөстәкыйль рәвештә сайлап алу мөмкинлеге турында сөйләде. Үз резюмеларын инде 37 кеше җибәргән, алар арасында медицина белеме булган белгечләр, тәрбиячеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре дә бар икән. «Балалар бакчасында эшләячәк кешеләрнең күзләре януы һәм безнең тәрбияләнүчеләрне яратуы мөһим», - дип билгеләп үтте ул.

Казан Мэры активистны хуплады, яхшы белгечләр җыю мөһим, дип ассызыклады. «Мондый балалар бакчалары норма булырга тиеш», - диде ул.

И.Метшин, барлык эшләрне төгәлләү һәм быел балалар бакчасын ачу өчен, хәйриячеләрне җәлеп итәргә кушты. Меценатлар эзләү белән «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы шөгыльләнәчәк.

 

 Диварларда – култыкса, ә карават урынына – келәм

 

Хәзер булачак балалар бакчасы бинасында ремонт дәвам итә. Башта Илья Школьников аны хәйриячеләр һәм битараф булмаган казанлылар хисабына ясаган, хәзер аңа эшчеләр һәм волонтерлар бригадасы булыша. Яраксыз конструкцияләр һәм коммуникацияләр тулысынча сүтелгән, киңлекне бүлү җайланмалары төзелгән, идән җәелгән, канализация, су, электр белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылган, тәрәзәләр урнаштырылган. Хәзер бизәкләү эшләре бара, плитка җәяләр.

 

 

 Илья Школьников сүзләренә караганда, балалар бакчасы өчен җиһазларны өлешчә үзе ясаячак. «Үзәк нерв системасы эше бозылган балалар өчен үзенчәлекле җиһаз булырга тиеш, аның өчен кирәкле барлык сызымнарым да бар», – дип аңлатты активист. Мәсәлән, холлда махсус култыксалар урнаштырылачак, алар ярдәмендә балалар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәчәк. Шулай ук махсус урындыклар, аяк астына куярга махсус җайланмалар һәм башкалар кирәк. Кондуктив балалар бакчасында карават булмаячак, балалар гимнастика келәмнәрен хәтерләтүче махсус җайланмаларда йоклаячак. «Венгриядә балалар шулай йоклый, бу яңа тәҗрибә түгел. Балалар караваттан егылырга, бәрелергә мөмкин, шуңа күрә без Европа тәҗрибәсен өйрәндек», - дип сөйләде Илья Школьников.

Шулай ук балалар бакчасында үзенчәлекле балалар өчен яраклаштырылган бәдрәфләр, персонал өчен бүлмә һәм ашханә булачак. Ашау-эчүне балалар үзләре белән алып киләчәк, чөнки аларның һәрберсенең шәхси үзенчәлекләре аркасында махсус туклану каралган.

«Балалар бакчасының ничек эшләячәген карыйбыз һәм мондый мәктәпкәчә учреждениеләрне Казанның һәр районында булдырырга тырышачакбыз», – дип ассызыклады И.Метшин.

Мэр белән бергә булачак балалар бакчасына Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров килделәр.

 

kzn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев