Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Идел буе һәм Совет районнарында яңа урамнар барлыкка киләчәк

Яңа формалашкан сигез урамга исемнәр бирелде.

Казанның Совет һәм Идел буе районнарының яңа төзелә торган сигез урамына исемнәр бирелде. Тиешле карарлар Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Шулай итеп, Совет районында галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең беренче Президенты хөрмәтенә «Мансур Хәсәнев урамы» барлыкка киләчәк. Ул Гадел Кутуй һәм Гвардия урамнары янында урнашкан. «Семейный» торак массивындагы яңа төзелә торган урам «Новогодняя урамы» дип аталачак.

Шулай ук, Казанның адреслы планына һәм шәһәр урамнары исемнәре реестрына Идел буе районы урамнары кертеләчәк. «Юбилейная станциясе» торак комплексында «Ярышлар урамы» барлыкка киләчәк, ә «Брайт Парк» торак массивы территориясендәге беренче урамны «Сәйяр урамы», икенче урамны «Шифа урамы», Өченче урамны «Галәм урамы», дүртенче урамны «Самоцветная урамы» һәм бишенче урамны «Лепестковая урамы» дип атап йөртәчәкләр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев