Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казаннан Махачкалага яңа авиарейс ачыла

Казан белән Махачкаланы яңа авиарейс тоташтырачак. Очышлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Беренче рейс 1 майга планлаштырылган.

Пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан самолетлар 14:00 сәгатьтә очачак һәм Дагыстан башкаласында 16:35 сәгатьтә булачак, Казанга кире очу 17:40 сәгатькә планлаштырылган, ул башкалага 20:25 сәгатьтә килеп җитәчәк. Дагыстан вакыты Мәскәү вакыты белән туры килә.

Якшәмбе көннәрендә Казаннан очыш 13:10 га, Махачкалага килү 15:50 гә билгеләнгән, Казанга самолет 16:50 дә очып китәчәк һәм 19:30 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Юлда вакыт 2 сәгать 40 минут тәшкил итә.

Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев