Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә яңа авиарейслар җибәреләчәк

ТР башкаласыннан Абу-Дабига рейслар атнага 4 тапкыр башкарылачак.

Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә 16 нчы февральдән яңа авиарейслар җибәреләчәк. ТР башкаласыннан Абу-Дабига һәм кирегә очышлар атнага 4 тапкыр – дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.

Казаннан очып китү 14:05 сәгатьтә, Абу-Дабига төшү 20:05 сәгатькә планлаштырыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласыннан самолет 9:00 сәгатьтә очып китәчәк, ТР башкаласы аэропортына 13:05 сәгатьтә төшәчәк.

Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очыш 5 сәгать дәвам итәчәк, һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Очышларны Air Arabia авиакомпаниясе башкарачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев