Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Халыкка консультацияне дистанцион рәвештә бирәчәкләр.

25 мартта Казан Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашачак. Консультацияләрне Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге дистанцион режимда оештыра.

Консультацияләр 9:00 дән 16:30 га кадәр +7 (800-20) 1-16-00, +7(843)238-10-00 телефоннары, шулай ук +7(987) 205-00-63 WhatsApp номеры буенча тәнәфессез үткәреләчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.

Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев