Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар личи баласы өчен исем тәкъдим итә ала

Африка антилопасы июль аенда «Замбези елгасы» зоопаркында дөньяга килде.

Казан халкы зоопаркның яңа яшәүчесе – личи баласы өчен исем сайлауда катнаша ала. Африка антилопалары гаиләсендә артым быелның июлендә булды.

Хәзер зоопарк хезмәткәрләре хайванны Немо дип атый. Казанлылар үз вариантларын тәкъдим итә ала, Чехия колориты белән дә исемнәр кабул ителә, чөнки личи гаиләсе Чехиядән китерелгән. Тавыш бирү сылтама буенча 18 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте. 

Африка антилопалары «Замбези елгасы» зоопаркында 2020 елның декабреннән бирле яши. Прага, Йоглава һәм Острава зоопаркларыннан ике ана һәм ике ата личи китерелгән. Ә быелның 16 нчы июлендә нәни Немо дөньяга килгән. 

Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә казанлылар шулай ук зоопаркның тагын бер яшәүчесенә – ерак көнчыгыш урман песие өчен исем сайладылар. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән 277 варианттан Тихон исеме сайлап алынган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев