Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар йөкле хатын кызларны һәм җитлекми туган балаларны дәвалау өчен кан тапшыра ала

Донор акциясе 26 нчы гыйнварда узачак.

 Казанда 26 нчы гыйнварда «Бала өчен кан тапшыр» донор акциясе оештырыла. Катнашучылар йөкле хатын-кызларны һәм җитлекми туган балаларны дәвалау өчен беренче чиратта кирәк беренче төркем кан банкын тулыландырачаклар.

Донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган 55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар кан доноры була һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук шәһәр халкы сөяк мие донорлары регистрына керә алачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Акция 7:30 дан 11:00 гә кадәр Республика клиник хастаханәсенең (Оренбург тракты, 138б) кан салу бүлегендә узачак. Донорларны бәйрәм атмосферасы һәм DonorSearch җәмгыятеннән сувенирлар көтә.

Чара «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды һәм сөяк мие донорларының Идел буе регистры белән берлектә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге тарафыннан оештырыла.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев