Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар балаларына Идрис, Мирас, Арон, Иделия исемнәре кушкан

Шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 161 кыз һәм 199 малай тууы теркәлгән.

Узган атнада, 14 нче марттан 20 нче мартка кадәр, Казан шәһәренең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 360 бала – 199 малай һәм 161 кыз тууы теркәлгән.

 

Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 950 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 5140 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Балаларга кушылган популяр исемнәр: Макар, Артур, Тимур, Анна, София, Сәмирә. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Идрис, Мирас, Арон, Лея, Мирана, Иделия.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 147 пар никахларын рәсмиләштергән.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев