Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанга “дворниклар” җитешми. Нишләргә?

Гамәлдәге нормативлар буенча, явым-төшемнәрдән соң, карны 6 сәгать дәвамында җыештырып бетерү каралган. Ләкин кайбер ишегалларындагы карның селкенеп тә карамавы ихтимал.

– Казанда ишегалларын 3 меңгә якын кеше җыештыра, тик әле тагын 500 дворник җитми, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. – 2019 елны торак хезмәтләре, шул исәптән, ишегалдын җыештыру өчен муниципаль тарифларны арттыру турында карар кабул ителгән иде. Бу ишегаллдын җыештыручыларның хезмәт хакына 3 мең сум өстәргә һәм 20 мең сумнан беркадәр күтәрергә мөмкинлек тудырды. Быел торак хезмәтләре тарифларын арттыру каралмаган.

Казанда ишегалды җыештыручыларның 10 проценты карлар ява башлагач, “кыр казлары” кебек китеп бара икән. Күчмә кошларга яратып һәм шаяртып кына тиңләвем: биш-алты көрәк кар ыргытканда да маңгайларым тиргә бата. Дворникларның да кайберләрен кышкы чордагы хезмәт авырлыгы куркыта.

– Ишегалдын җыештыручыларның кул хезмәтен җиңеләйтү максатында, кече техника булдырыла. Быелгы кышка 195 берәмлек техника хәстәрләнде, ул узган елгыдан 32 берәмлеккә күбрәк. Бозлавыкка каршы 8,5 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм 182 тонна реагент тупланды. Быел подъездлар төбенә тоз-ком катнашмасы түгел, ә химик реагент сибәргә тәкъдим ителә, – диде Дмитрий Анисимов.

Узган җәйдә 146 (шуның 73е авыш түбә) төзекләндерелгән. Капиталь ремонт кысаларында, ун елда 1399 түбә яңартылган. Казандагы күп фатирлы йортларның барысы да кышкы чордагы хезмәт күрсәтүгә әзер.

Ишегаллары һәм йортлар түбәләре тиешенчә җыештырылмаса, идарәче компаниягә әйтергә, “Открытая Казань” сайтына хәбәр җибәергә яки 063 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Узган кышкы чорда шундый 2800 гариза-мөрәҗәгать кергән.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X