Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанга Бөтендөнья татар конгрессы съездына Әфганстан делегациясе килде

Татарстан башкаласына Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашу өчен Әфганстанның татар җәмгыяте делегациясе килде.

«Беренче тапкыр Татарстанга килгәнебез бар, бары тик уңай хисләр генә кичерәбез. Казанда хуҗаның кулы күренә, шәһәр каралган һәм матур, уникаль архитектура. Казанга килү юлы ике көннән артык вакыт алды. Башта автобус белән бер тәүлек буе Кабулдан Гератка кадәр бардык. Тагын бер тәүлек автобуста Тегеранга кадәр килдек. Тегераннан Мәскәүгә, аннары Казанга килеп җиттек. Гомумән алганда, автобусларда 1700 километрга якын юл уздык», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар.

Корылтай чараларында катнашудан тыш, делегация сәфәре программасына Татарстан эшмәкәрләре һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар кертелгән.

«Казанга без җиде делегат алып килдек. Алар арасында Татарстан җитештерүчеләреннән бодай, он, шикәр, көнбагыш мае, көнкүреш химиясе, парфюмерия, соус, кондитер продукциясе, фармацевтика, нефть продуктлары сатып алырга теләгән бизнес вәкилләре дә бар. Шулай ук делегатлар кече энергетиканы үстерү проекты белән танышачак, аны Татарстан энергетиклары тәкъдим итәчәк», –  диде Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Фондның вәкиллеге Кабулда урнашкан.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев