Казанда яңа зират булачак

Мэриядә 20 июльдә узган киңәшмәдә моны шәһәр Башкарма комитетының Ритуаль хезмәт күрсәтүләр идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин әйтте.
– “Курган” җирләү комплексы М-7 автотрассасы янында урнашкан. Татарстан Президенты тарафыннан узган ел әлеге зират-комплексны төзеп бетерү өчен өстәмә рәвештә 98 миллион 325 мең сум акча бирү турында карар чыгарылган иде. Бүген төп эшләр башкарылды, – диде Марат Ишкин. Шушы зират төзелеше өчен 2018 елны республика бюджетыннан 263 миллион сум бирелгән булган инде.
“Курган” 26 июньдә файдалана башлау өчен рөхсәт документы алган инде. 2020-2021 елларда эчке территориядә юллар сузу эшләре дәвам итә әле. Марат Ишкин сөйләгәнчә, яңа комплекста ике җәмәгать зираты була, алар 147,5 мең урынга исәпләнгән. Мәчет һәм часовня төзелеше өчен махсус кишәрлекләр калдырылган. Мәрхүмнәр белән хушлашу өчен ике бина сафка бастырыла. Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын җирләү өчен аерым урын билгеләнгән. Яңа комплекста каберләргә рәшәткә куярга рөхсәт бирелмәячәк. Зират янында 593 машина сыйдырышлы мәйданчык булдырыла.
– “Курган” комплексында урыннар 30 елга җитәр дип уйланыла. Ләкин, барыбер дә, Казанда крематорий төземичә булмастыр, – диде Марат Ишкин. Җир кытлыгы килеп туачагын алдан фаразлап, “Курган” комплексында җирләү йорты төзү планлаштырылган, аның эченә кремация (мәетне яндыру) миче дә урнаштырыла.
Башкала мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда казанлыларның яңа зират булдыруны сорап бик күп мөрәҗәгать иткәнлекләрен ассызыклап үтте.
- Җирләү өчен яңа комплекс ачылу зур һәм мөһим эш, – диде мэр Илсур Метшин. – Казанлылардан күп мөрәҗәгатьләр алдык. Бу, кызганыч ки, барыбыз өчен дә тормышыбызның мөһим бер өлеше. Туганнарын, якыннарын, өлкән буынны озатканда һәркем моның белән очраша. Яңа комплекста лаеклы шартлар тудырылган.
Дамир Бәдриев
Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.42401
-
24 гыйнвар 2021 - 07:00Яңа ел бүләге – Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!4600
-
24 гыйнвар 2021 - 06:00Илдус Гыйләҗев: Бездән башка дөнья моңсу калыр, Сагынырлык итеп китәрбез… «Һәм»нән башлап «хәм»гә барып җиттек, «Хам» да булыр, килеп терәлдек. Ник бозыла безне татар иткән Алты аваз – алты берәмлек?10703
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.10400
-
23 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (23-29 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!8900
-
22 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 2 (2021) Коеп куйган сәнгать әсәредер – Кукмараның көяз итекләре!9702
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.58701
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00А.Попова: «Татарстан инфекция таралуга каршы тору чаралары буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә» Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Казанга эш визиты белән килде.17500
-
21 гыйнвар 2021 - 08:58Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларда кискен кытлык кичерә Хәзерге вакытта 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитешми.16500
-
21 гыйнвар 2021 - 08:51Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак Милли шура рәисе Башкортстан башкаласының милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашачак.14400
-
21 гыйнвар 2021 - 08:47Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим иттеләр Онлайн-мәдрәсә проектын Татарстан Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашырды.16600
-
20 гыйнвар 2021 - 08:52Алмаз Миргаязов: “Ешлык юк, дип елап утырмадык!” Китапны хәзер укып кына түгел, тыңлап та була, дип хәбәр итте бүген президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инстаграм аккаунтында. Моңа кадәр тиңе булмаган уникаль милли радио - “Китап” үз эшен Казанда 98, 6 ФМ ешлыгында башлап җибәрде.23000
-
20 гыйнвар 2021 - 08:50Без бергә, бердәм һәм мәңгелек Яшьләргә зур ышаныч, беренче тапкыр электрон формат... Җанисәпкә кагылышлы яңалыклар хакында Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессы җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Халык санын алуга әзерлекнең, бу процессның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә дә басым ясалды.6800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:44Авыл ипотекасына биш каттан да биек булмаган күпфатирлы йортта гына торак алып була Авыл ипотекасына сатып алынган яки төзелгән торакта ярты ел дәвамында теркәлергә кирәк.24701
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.10400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика