Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда вакцинация турында телеграм-бот эшли башлады

Шәһәр халкы үзләренә кирәкле вакцинаның күпме микъдарда барлыгын һәм прививканы кайсы пунктта ясатырга уңайлырак булуын белә алачак.

Казанда телеграм-бот эшли башлады, аның ярдәмендә теге яки бу вакцинаның конкрет прививка пунктында булу-булмавын оператив рәвештә белеп булачак. Мәгълүмат һәр иртә саен яңартыла, вакциналарның булу-булмавы турында мәгълүмат 8:00 сәгатьтә күрсәтелә.

Ботны тоташтыру өчен «Телеграм» мессенджерына кереп, эзләнүдә @VaccinationKazanBot дип җыярга һәм start ка басарга, яки https://t.me/@VaccinationKazanBot сылтамасы буенча узарга кирәк.

Телеграм-боттан ничек файдаланырга:

1. Башта ясатырга теләгән вакцинаны сайларга кирәк. Исегезгә төшерәбез, ике компонентлы «Спутник V», яки «Гам-КОВИД-Вак», 18 яшьтән өлкәнрәк булган, 22 атна авырлы булган һәм имезүче әниләр өчен каралган. «Спутник Лайт» препараты COVID-19 белән авырган яки моңа кадәр прививка ясаткан, ревакцинация узарга теләгән балигъ булганнарга кертелә. «ЭпиВакКорона» 18 яше тулган кешеләргә ике тапкыр һәм «КовиВак» – 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләргә, шулай ук ике тапкыр кертелә;

2. Аннары шәһәрнең уңайлы районын сайларга кирәк;

3. Җавап буларак нәтиҗә килә. Кулланучы сайлап алынган вакцинаның кайда һәм нинди күләмдә булуын күрә ала.

Телеграм-бот Казан Мэриясе тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе белән берлектә эшләнде. Бүген аның беренче версиясе эшли башлады. Киләчәктә ул камилләшәчәк, ә аның мөмкинлекләре киңәйтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда вакцинациянең якынча 50 пункты эшли, шул исәптән берничә мобиль пункт.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев