Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда укучы мәдрәсә шәкертләре Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен укыды

Кунаклар шагыйрьнең «Дусларга бер сүз», «Дөньяда торыйммы? », «Азатлыкка», «Шиһаб хәзрәт» шигырьләрен тыңлады.

слам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе шәкертләре шагыйрь Габдулла Тукайның халык арасына киң таралмаган шигырьләрен Тукай әдәби музеенда укыды.

Ибраһим Шәймарданов, Айнур Шәехов, Ислам Шәфыйков һәм Абдулла Гыйззәтуллин Габдулла Тукайның «Дусларга бер сүз», «Дөньяда торыйммы? », «Азатлыкка», «Шиһаб хәзрәт» дигән әсәрләрен яңгыратты.

«Активистлар өчен Габдулла Тукай музее белән таныштыру максатыннан очрашу уздырдык. Казан шәһәрендә яшәсәләр дә, күпчелек кеше музейның кайда икәнлеген, Тукайның кайда җирләнгәнен белми. Шуңа күрә шәкертләргә агарту эшен үткәрергә булдык. Алар киләчәктә имам булырлар, халыкка дөресен сөйләргә тиешләр. Төп максат — Тукай музеена яшь буынны җәлеп итү», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

 

 

Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсә мөдире урынбасары Азат хәзрәт Шәфыйков әйтүенчә, ел саен шәкертләр белән күренекле шәхесләр җирләнгән урыннарны зиярәт итәргә тырышалар.

 

 

«Мәдрәсәдә, нигездә, дини фәннәр өйрәнсәк тә, татар шәхесләренең иҗаты белән дә танышабыз, аларның тормышын өйрәнәбез. Бөек Тукаебызның шигырьләрен өйрәтеп, мәдрәсә бинасында гына калдырмыйбыз, музей хезмәткәрләренә, халыкка таратырга да насыйп булды», — диде хәзрәт.

Очрашуга халык җырчысы Илһам Шакировның дусты Илһам Хаҗиев та килгән иде. Ул мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның Илһам Шакиров белән дуслыгын искә алды. «Фәрид әфәнде белән Ильяс хәзрәт Илһам абый авырганда да хәлен белергә киләләр иде. Илһам абыйның кабере бик чиста тора, монда Ильяс хәзрәтнең роле бик зур», — диде ул.

 

 

Соңрак килгән кунакларга һәм шәкертләргә музей буйлап экскурсия үткәрелде.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев