Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Тоталь диктант»ны 200 дән артык мәйданда язачаклар

Дикторлар сыйфатында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, җырчылар чакырылган.

Казанда яшәүчеләр 9 нчы апрельдә 200 мәйданда узачак «Тоталь диктант»та катнаша алачак. Дикторлар сыйфатында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, җырчылар чакырылачак.

Төп мәйданчыкларның берсе Татарстанда «Тоталь диктант» штабы урнашкан А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк булачак. Биредә дикторлар сыйфатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «ЖиваGO» төркеме лидеры Артем Зайцев чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, диктантны ТР Милли китапханәсендә, Татарстан халыклары дуслыгы йортында, «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, шәһәрнең югары уку йортларында язарга мөмкин булачак. Шәһәр мәйданчыкларына оештыручылар текстны әйтеп яздырырга Россия Федерациясе Федераль Җые­ны Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионованы, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаеваны, ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозинаны, республиканың атказанган артистлары Нина Калаганованы, Марат Голубевны һәм Павел Густовны чакырган.

Мәйданчыклар һәм дикторлар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча мәдәни агарту акциясе сайтында табарга мөмкин. Монда ук «Тоталь диктант»та катнашырга теләүчеләр алдан теркәлү узарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, быел текстның авторы язучы, шагыйрә, тәрҗемәче, сценарист Марина Степнова булды. Диктант 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Тоталь диктант» – ел саен үткәрелә торган мәдәни-агарту акциясе, ул рус телен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Елга бер тапкыр уза торган акциядән «Тоталь диктант» грамоталылык турындагы проект дәрәҗәсенә күтәрелде, ул дөрес сөйләшергә һәм русча язарга ярдәм итә. Хәзер проект диктантны гына түгел, ә курслар, китаплар, белем бирү постлары, лекцияләр һәм грамоталылык фестивален үз эченә ала.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев