Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда әтиләренә аракы алу өчен ике бала китапларын сатканнар

Ир-атның, китабыгызны алсам, барыбер әтиегез ала бит, диюенә балалар, акчаны яшерәчәкбез, диләр. Бу хәлдән соң социаль хезмәткәрләр балаларны гаиләдән алган, моңа чынлап та сәбәпләр булган.

Социаль челтәрдә бер кибет алдында ике баланың китаплар сатуын төшергән видео пәйда булды. Бу хәл Азино микрорайоны тирәсендә булырга тиеш, дип яза "Россия. Татарстан" телеканалы.

Балаларның акчаларын әтиләре аракы алырга тота икән, дип сөйли ролик авторы. Ир-ат кибеттән чыкканда, ике бала аңа, 10 сумга берәр нәрсә алыгыз әле, дип мөрәҗәгать итә. Балалардан "әтиегез акча эшләргә кушамы?" дип сорагач, дөресен әйтмиләр. Аннары банан белән сыйлагач, кабат сорый. Шуннан берсе, без акчаны үзебезгә җыябыз, әмма әти аны аракы белән сигарет алыр өчен бездән ала, ди. Ир-атның, китабыгызны алсам, барыбер әтиегез ала бит, диюенә балалар, акчаны яшерәчәкбез, диләр. Бу хәлдән соң социаль хезмәткәрләр балаларны гаиләдән алган, моңа чынлап та сәбәпләр булган. Бүген алар бер приютта яшәячәк. Балаларны тәрбияләү буенча аларның әти-әниләренә элек тә претензияләр булган, дигән Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина. Бу хәлне прокуратура да тикшерә.
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X