Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда тере чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды

Ылыслы агачларны 31-нче гыйнварга кадәр кабул итәчәкләр.

Казанда Идел буе экологик компаниясенең тере чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды, алар 31-нче гыйнварга кадәр эшләячәк.

Ылыслы агачлар Г.Кутуй урамы, 160 адресы буенча кабул ителә (аларны компания офисы янындагы махсус контейнерга салырга кирәк). Шулай ук кабул итү пункты Җиңү проспекты, 141 адресы буенча да эшли (контейнер «Мега» сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендә урнаштырылган).

Барлык агачлар азык өчен витаминлы өстәлмә буларак кулланылачак һәм хайваннар астына җәяр өчен җылы түшәмә булып та хезмәт итәчәк, шулай ук ягулык сыйфатында файдаланылачак. Кабул итү пунктына тапшыру алдыннан чыршыларны мишурадан һәм башка бизәгечләрдән чистартырга кирәк, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев