Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда сезон башыннан бирле коену урыннарына 210 патрульлек үткәрелде

Шәһәр халкын ял өчен коткаручылар һәм медицина хезмәтләре кизү тора торган пляжларны сайларга чакыралар.

Су коену сезоны башланганнан бирле Казанның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре 210 патрульлек оештырган һәм коену урыннарында белешмәлекләр тарату белән 719 әңгәмә үткәргән. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов сөйләде.

1 нче июньнән Казанда су коену сезоны биш шәһәр пляжында («Комсомольское күле», «Локомотив», «Түбән Заречье», «Зур Аккош күле», «Тирән күл») һәм өч ял итү урынында («Җиңү Паркы», «Кече Аккош күле» һәм «Изумрудное») ачылды. Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 нче июльгә булган торышы аркасында «Түбән Заречье», «Зур Аккош күле», «Локомотив» пляжларында су коенырга киңәш ителми. Сезон ачылыр алдыннан шәһәр пляжларында төпләр тикшерелде, су һәм комны лаборатор тикшерү үткәрелде, шулай ук коткару постлары биналарына һәм пляж җиһазлары элементларына косметик ремонт ясалды. 

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров шәһәрлеләрне коткаручылар һәм медицина хезмәтләре кизү тора торган, җиһазландырылган урыннарны сайларга һәм Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләренә колак салырга чакырды. «Сезон башында пляжларны төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, әмма, кызганычка каршы, су составына тәэсир итә алмыйбыз», - дип билгеләп үтте ул.

Барлык пляжларда һәм кешеләр ял итә торган су объектлары урыннарында 1 нче июльдән Казан сулыкларында коткару берләшмәсе постларының эше оештырылган, аларның бүлмәләре пляжларда эшләү өчен кирәкле мөлкәт һәм инвентарь белән тәэмин ителгән.

Коену сезоны башланганнан бирле Казан шәһәре территориясендә 5 гадәттән тыш хәл теркәлгән, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган. «Кешеләр батып үлү очракларының барысы да су коену өчен билгеләнмәгән урыннарда булды. Коену сезоны башланганнан бирле муниципаль пляжларда бер генә кеше дә үлмәде», - дип ассызыклады Ф.Тимурханов. 

Рөстәм Гаффаров патрульлекне яхшы профилактик эш дип атады һәм көчәйтелгән режимда дәвам итәргә кирәк, дип белдерде. Ул район администрацияләре башлыкларына аларның карамагындагы территорияләрдә урнашкан пляжларга һәм ял итү урыннарына аерым игътибар бирергә кушты.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев