Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Медицина хезмәткәрләре скверы проектын эшләү башланды

Яшел зона Ершов һәм Чехов урамнары киселешендә урнашкан.

Казанда Медицина хезмәткәрләре скверы проектын эшләүгә керештеләр. Бу хакта бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Яшел зона Казанның Вахитов районында Ершов һәм Чехов урамнары киселешендә урнашкан. Сквер янында Университет клиникасы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты һәм Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе бар.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать киңлегенә узган елның декабрендә Медицина хезмәткәрләре скверы дигән яңа исем бирелде. Мондый карар медицина өлкәсендә эшләүчеләргә коронавирус пандемиясе чорында хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән кабул ителде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев